Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел.
Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Галимҗан кызы Шагыйрьҗанның тууына 80 ел.
Әйе, ул моннан төп-төгәл 80 ел элек, 1945 елның 4 июнь көнендә, якты дөньяга килгән, 2017 елның 16 гыйнварына кадәр сузылган гомерендә халкыбызның күңелен җылытып, аның рухи торсмышын баетып яшәде.
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган язмада сез аның үз тавышын ишетерсез. 2011 елда Лена Шагыйрьҗанның әсәрләре Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгәч, без шагыйрь иҗатына багышланган тапшыру әзерләгән идек.









