Туры элемтә тапшыруында МКДЦның неврология бүлеге җитәкчесе, Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш ангионевролог баш белгече Марат Сәйхунов катнашачак һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Кукмара районында мари халкының республика күләм “Семык” бәйрәме узды. Анда республика районнарыннан, күрше төбәкләрдән 5 мең чамасы кунак катнашты. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре журналист Фәнис Мөхәммәтов репортажында.