Атналык күзәтү.
Бу атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кыргызстан Республикасында булды.
Кичә мөселманнар изге Корбан гаетен билгеләп үтте. Шулай ук 6нчы июньдә Россиядә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулуы билгеләп үтелде.
Бу ялларда республикабызның район һәм авылларында Сабатуй бәйрәмнәре гөрли. Шул уңайдан республика халкына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.