Авылларыбызда, район үзкләрендә Сабан туйлары башланырга тора. Алда безне кунак-төшем, туган-тумача, кардәш-ырудашлар белән күңелле очрашулар, көрәш рухы, ярыш дәрте ургылып торган шаулы мәйданнар көтә. Әйдәгез, гомергә истә калачак шушы көнебезне матур җырлар белән башлап китик әле. Игътибарыгызга “Котлы булсын Сабан туйлары!” дип исемләнгән радиокомпозиция тәкъдим итәбез.