Ногмановлар гаиләсе иртән иртүк торып, Сабан туена җыена. Ул арада татар гимназиясе укучылары Гөлназ белән Камил әтиләрен мәйданга баргач оятка калмаска, татарча дөрес итеп сөйләшеп йөрергә өйрәтәләр. Аларның дәресендә Сабан туеның, аның йолаларының тарихы да чагылыш таба. Рольләрдә: Дания Нурлы, Хәлим Җәләй, Алинә Мөдәррисова, Ания Гыйбадуллина, Гөлназ Ибраһимова, Рамил Һидяитулла.