Фирдүс Гыймалтдинов. “Үлемнән бер адым алдарак”. Радиоповесть.
7 июнь көнне, Татарстан радиосы дулкыннарында тыңлаучылар игътибарына “Үлемнән бер адым алдарак” исемле яңа радиоспектакльнең премьерасы тәкъдим ителә. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
Радиоспектакль язучы Фирдүс Гыймалтдиновның шул исемдәге повестына нигезләнә һәм аны тыңлаучылар әсәрнең әле моңа кадәр күрелмәгән берничә үзенчәлеген тоеп алачак. Әйтик, беренчедән, әлеге повесть татар әдәбиятында (бәлки әле бөтен Россияда) Украинада алып барыла торган Махсус хәрби операция турында фәлсәфи уйланулар югарылыгына күтәрелеп иҗат ителгән беренче әсәр. Икенчедән, биредә вакыйгаларны әсәрнең авторы Фирдүс Гыймалтдинов үзе сөйләп-аңлатып, хикәяләп бара.
Баш рольне танылган артистыбыз Артем Пискунов башкара. Илнурның әнисе Фәния ролендә — Гөлчәчәк Хафизова, хәләл җефете Диләрә ролендә — Резеда Саләхова. Калган рольләрне Ирек Хафизов (Комбат), Алмаз Гәрәев (Яралы сугышчы), Илнар Низамиев (Пәри кушаматлы сугышчы), Рамил Һидиятулла (Солтан), Дания Нурлы (Нурия) гүдәләндерә. Тамашаның режиссеры Рамил Һидяитулла.
Тагын шунысы да үзенчәлекле: әсәрнең баш каһарманы Илнур Хәертдиновның гомере шушы көнебездән төп-төгәл бер ел элек — 2024 елның 6 июнендә өзелә. Аның елына туры китереп, “Язучы” нәшрияты әсәрне аерым китап итеп өлгерткән иде һәм менә иртәгә — шушы повестька нигезләнеп эшләнгән радиоспектакльнең премьерасы. Кылган гамәлләребез Илнур Хәертдиновның һәм яу кырында һәлак булган барлык егетләребезнең рухына дога булсын.