Яшь тыңлаучыларыбызга адресланган тапшыру берничә темага багышлана. Башта без ясалма интелллект турында сөйләшербез, аның безнең тормышыбыздагы әһәмияте турында уйланырбыз.
Аннары җәй айларында кошланың тормышы белән танышырбыз, гөл үстерү серләренә өйрәнербез.
Тапшыруның өченче сәхифәсе балалар иҗатына багышлана. Алып баручы Ания Гыйбадуллина Руфинә Ганиева язып җибәргән “Колаклы керпе” дигән әкиятен укый. Әдәбиятка гашыйк Динә Кадыйрова исә шагыйрьләрнең шигырьләрен укып сөендерә.