Озак еллар Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгән Зәйтүн Ләбиб улы Яркәевкә 70 яшь. Аның яраткан хатыны, озак еллар Татарстан радиосында эшләгән, телевидениенең Дәү әнисе Әлфинур Габдулла кызы Хисамова белән өйләнешүләренә 47 ел. Алар игезәк балаларын – Гөлчәчәк белән Илнарны җәмгыятебезгә файдалы кешеләр итеп үстерделәр. Хәзер биш оныклары бар. Икесе дә Татарстан дәүләт радиосының “Пар канатлар” тапшыруларын һәм “Гаилә бәйрәмнәрен” үткәрүче режиссерлар. Игътибарыгызга “Пар канатлар” тапшыруының моннан берничә ел элек алар эфирга әзерләгән чыгарылышын кыскартып тапшырабыз.









