ТРның халык артиcты, Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанның иҗат портреты.
Бу көннәрдә Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театры музее мөдире, нәфис сүз остасы Луара Галимҗан кызы Шакирҗан үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге тапшыруыбыз аны гомер бәйрәме белән котлап әзерләнде.
“Хатыннарда үзләрен сөйдерүче өч төрле сыйфат бар дигән мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Матурлык вә гүзәллек, гакыл вә тәрбия, зирәклек вә нәзакәт. Луара Галимҗан кызы күренекле мәгърифәтче әйткән бу 3 сыйфатка да ия шәхес. Ул аларны каян алган соң? Бу күркәм сыйфатларга ничек ия булырга дигән сорауны без Луара ханымның үзенә бирергә булдык. Сүз башыбыз, әлбәттә, балачакка, туган якларга барып тоташты.









