Бүгенге тапшыруда сүз Республикабызда 10 элек эшли башлаган Сәләтләр Университеты турында булыр. Әлеге оешма сәләтле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләргә өстәмә белем бирү, тәҗрибә туплау өчен шартлар тудыра. Аңа йөргән балалар киләчәктә Республикабызда калып, Татарстаныбызны фән, техника, спорт һәм иҗат юнәлешләрендәге казанышлары белән данлар дигән, ният белән эшли Университет остазлары. Әңгәмәдәшебез — Сәләтлеләр Университеты башкарма директорының методик эш буенча урынбасары Рөстәм Кәримов.










