Эстрада музыкасы концерты.
Хәерле көн, кадерле дусларыбыз! Җырсыз кеше – канатсыз кош, ди халык. Җыр – ул рухлану, җыр – матурлыкка соклану. Хәзер яңгараячак җырлар да күңелегездә якты хисләр уятыр дигән теләк белән сезне эстрада концерты тыңларга чакырабыз.
“Җәйге кичләр”. Концерт.
Татарстан радиосы дулкыннарында “Җәйге кичләр” дигән музыкаль программа.
“Җәйге ямьле басуларда” (З. Гыйбадуллин, Г. Зәйнашева). Х. Шәйдуллин.
“Кичке җыр” (Ә. Фәттах, Ә. Ерикәй). Вокаль трио.
“Әгәр син булмасаң янымда” (Ә. Фәттах, Ә. Ерикәй). Н. Теркулова.
“Айлы төн” (З. Хәбибуллин, Ә. Ерикәй). З. Хисмәтуллина.
“Кәккүк моңнарын тыңларга” (Р. Еникеев, Р. Закиров) Р. Ибраһимова.
“Җәйге урман” (Г.Сәйфуллин, Г.Зәйнашева). Х. Бигичев.
“Туган як кичләре” (А. Ключарев, Г. Зәйнашева). Вокаль квартет
“Кил иркәм, гармунда уйнарга” (Ә.Фәттах, Ә.Ерикәй). В.Шәрипова
“Көтәм сине” (С.Садыйкова, Ә.Ерикәй). З.Сөнгатуллина һәм Р.Дәминов.