Бүген безнең тапшыруда тагын “Әкият капчыгы” сәхифәсе. Беләбез без сезнең әкият яратканны, шуңа күрә алдык бу тылсымлы капчыкны. Ә анда, капчыкта, бүген бер генә әкият. Бер генә, әмма берәгәйле! Әкәмәт кызык, әкәмәт маҗаралы һәм шундый мәгънәле әкият ул! Ничек шулай булмасын, аны бит татар халкының зур әдибе Фатыйх Әмирхан үзе язган.
Әкиятче апабыз – Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова булыр. Шундый кызык итеп сөйли ул әкиятләрне, тыңлый башласаң, дөньяңны онытасың. Әйдә тыңлыйк әле үзен. Димәк, Фатыйх Әмирхан. “Ай өстендәге Зөһрә кыз” әкияте.