Каникулның берсеннән-берсе матур, күңелле көннәре дәвам итә. Бу ике атнаны ничек үткәрдегез, дусларым? Ял итеп туймагансыздыр, дип уйлыйм. Акыллы кешеләр ял вакытын да файдалы итәргә тырыша, сез дә шундый бит?
Ә без бүген Сәләтлеләр Университеты турында сөйләргә булдык. Сезнең әлеге оешма турында ишеткәнегез бар идеме? Балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа белем, һөнәр үзләштерү, сәләтләрен үстерү өчен заманча шартлар тудырылган биредә. Барысы да бушлай һәм һәр теләгән кеше өчен ачык ул. Аңа йөргән балалар киләчәктә Республикабызда калып, Татарстаныбызны фән, техника, спорт һәм иҗат юнәлешләрендәге казанышлары белән данлар дигән, ният белән эшли Университет остазлары. Сәләтлеләр Университеты башкарма директорының методик эш буенча урынбасары Рөстәм Кәримов белән әңгәмәдә сүз шул турыда барыр.