Хөрмәтле радиотыңлаучы дуслар! Игътибарыгызга гомерен опера сәнгатенә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Фәгыйлә Тимерова концертын тәкъдим итәбез. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Академия опера һәм балет театры сәхнәсендә катлаулы опера партияләрен башкарган, бихисап концерт программаларында уңышлы чыгыш ясаган сәхнә остасы күптән түгел генә үзенең 95 яшен билгеләп үтте.