Бүгенге чыгарылышыбызда балалары мәктәпкәчә учрежденияләргә йөргән өчен әти-әниләргә компенсация түләү турында сүз барыр. «Гаилә» илкүләм проекты (Национальный проект «Семья») кысаларында алып барыла торган эшләр буенча Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова аңлатма бирә.
Халкыбыз “Ак чәчәкләр” – медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Шул ук вакытта республикабызда донорлар көне үткәрелде. Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Габделхак улы Тураев сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.