Яшь язучылар өчен иҗади лаборатория – “Яңа исем” проекты башланып китте. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында яшь авторлар дүрт остаз җитәкчелегендә яңа әсәрләр иҗат итә, әдәби осталыкларын камилләштерә, еш очрый торган хаталарны тикшерә һәм сәнгати тәрҗемә буенча онлайн дәресләрдә катнашачак. Оештыручылар әйтүенчә, “Яңа исем” проекты – ул белем бирү генә түгел, ә әдәбиятта яңа исемнәрне ачу, үстерү һәм таныту өчен мәдәни платформа. “Яңа исем” иҗади лабораториясе турында тулырак итеп сөйләшү өчен без студиягә проект җитәкчесе, язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны чакырдык.