Татарстанда җәен гадәттәгечә милли бәйрәмнәр уза — аларны республикада яшәүче төрле халыклар билгеләп үтә. Бүгенге тапшыруыбызда без аларга берникадәр күзәтү ясап алырбыз.
Милли бәйрәмнәр республика халкы арасында бик популяр. Узган ел аларда 110 меңнән артык кеше булган. Оештыручылар мәйданчыкларда бәйрәмнең тарихи асылын чагылдырырга тырышалар, йолаларга һәм традицияләргә аерым игътибар бирелә. Чараларның мөһим өлешен халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәләре, гастрономия рәтләре, интерактив зоналар, традицион уеннарның уен мәйданчыклары тәшкил итә.