Әдәбият сөюче яшь дусларыбызны “Язучылар – балаларга” циклыннан чираттагы тапшыру тыңларга чакырабыз. Аның бүгенге чыгарылышы каһарман шагыйрь Абдулла Алиш иҗатына багышлана. Тапшыруны алып баручы Тәлгать Хаматшин башта шагыйрьнең тормыш юлы һәм фашист әсирлегендәге батырлыгы турында сөйли, аннары язучының берничә әкияте белән таныштыра. “Куян кызы” әкиятен Казан мәктәпләре укучылары сөйли. Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча куелган тамашаны әдипнең авылдашлары – Көек мәктәбе укучылар башкара.