Татарстан радиосы игътибарыгызга “Җиңүгә илткән юллар һәм җырлар” дигән музыкаль программа тәкъдим итә. Без аны 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан әзерләдек. Программада – 20 нче гасырның иң дәһшәтле афәте – Бөек Ватан сугышы темасы яңгыраш тапкан җырлар.