Җәйнең иң матур, тәмле исле, чәчәкле һәм җиләкле чагы. Умарта кортлары гөҗләве арасында, кояш кызуы астында, рәхәтләнеп аунап, җиләк ашарга өлгердегезме әле? Иң тәмлесе шул — үзең өзеп алып, авызга салган җиләге бит инде аның!
Кадерле дусларым, җәйге ялларыгыз файдалы һәм матур узадыр дип уйлыйбыз. Арагызда иҗат белән шөгыльләнергә яратучылар, каләмнәрен ялда да кулларыннан төшермидер, мөгаен. Беләсез микән, яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясенең өченче сезоны башланды. Тапшыруыбызда әлеге чара турында да сөйләрбез.