Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышын “Экраннарны нурландырган Әминә” дип исемлибез. Татарстан радиосы һәм телевидениесе тарихына тирән эзен салып калдырган шәхес, диктор, журналист, Хезмәт даны ордены кавалеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Әминә Сафиуллинаның тууына 100 ел (1925–2015). Без аның тормыш юлы, иҗаты, куйган хезмәтләре турында сөйләшербез, аның тавышын да ишетербез.









