ТРның атказанган артисты Илсөяр Сафиуллинаның иҗат портреты.
Татарстанның атказанган артисты Илсөяр Сафиуллина. Аның бөтен тормышы – театрга хезмәт итү. “Театр – минем тормышым” дигән канатлы гыйбарә нәкъ менә аның кебек актрисаларга әйтелә дә инде. Дөресрәге, ул аны бер дә икеләнмичә, авыз тутырып әйтергә хаклы. Бүгенге тапшыруыбызны без аның иҗат һәм тормыш юлына багышлап әзерләдек.









