Бүген Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Татарстанның Теләче районы белән берлектә “Җәйге ялга – авылга!” исеме астында күчмә утырыш үткәрә. Тапшыруда шул хакта, шулай ук республика терлекчеләренең эшчәнлеге турында турыдан-туры эфирда сөйләшәчәкбез. Әңгәмәдә телефон аша Теләче районы җитәкчесе Айрат Гыйльван улы Фатхуллин һәм студиядә Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Сәлим улы Баязитов катнаша.










