Татарстанда 12 меңнән артык яшь волонтер даими нигездә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнаша.
Муниципалитетларда шулай ук психологик-педагогик ярдәм үзәкләре дә эшләп килә. Аларның белгечләре шәхси консультацияләр, тренинглар уздыра, хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына, ата-аналарына һәм балаларына ярдәм күрсәтә. Кешеләрне психологик яктан гына хупламыйлар, файдалы иҗтимагый эшчәнлеккә дә җәлеп итәләр. Аерым бер юнәлеш — туган ягына ялга килүче сугышчылар белән үзара бәйләнеш. Яшьләр үзәкләре һәм мәдәняит йортлары аларны яшүсмерләр белән очрашуга чакыра. Анда сугышчылар шәхси тәҗрибә белән уртаклашалар, махсус операция башлану сәбәпләрен аңлаталар һәм яшьләр сорауларына җавап бирәләр.