Бүгенге тапшыруыбызны без балалар иминлегенә багышларга уйладык. Җәйнең кызган чагы. Мәктәп укучылары рәхәтләнеп ял итә. Әлбәттә, аларның ял вакытларын кызыклы, файдалы һәм куркынычсыз итү — әти-әниләрнең изге бурычы. Ләкин моңа ирешүе бик авыр, чөнки бу очракта өлкән кеше баласына бөтен вакытын, игътибарын һәм, аңлашыла инде, акчасын шушы максатларга юнәлтергә тиеш. Бу гамәли яктан мөмкин түгел. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Илшат Баһавиев белән балаларыбызга янаган куркынычлар турында сөйләштек.