28 июнь көнне Балтач районының Чепья авылында удмурт дусларыбызның Гырон быдтон бәйрәме үткәрелә. Татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил, шушы бәйрәмнең тарихын, йолаларын, аларның мәгънәсен өйрәнгәннәр. Хәзер инде үзләре үзләштергән белемне өйдәгеләргә аңлаталар.
Рольләрдә:
Камил – Алинә Мөдәррисова
Гөлназ – Ания Гыйбадуллина
Әти кеше – Рамил Һидиятулла
Әни кеше – Гөлназ Ибраһимова
Дәү әни – Дания Нурлы
Дәү әти – Илдус Әхмәтҗан