Әдәби-музыкаль композиция.
Хәзер без сезне, радиотыңлаучы кадерле дусларыбыз, “Тормыш мизгелләре” дигән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Ул Җәүдәт Фәйзрахманов шигырьләренә язылган җырлардан һәм аның шул исемдәге китабына кергән парчаларындагы фикерләреннән төзелде.
Җәүдәт Фәйзрахманов әдәбиятта яңа исем, әмма ул тыңлаучыларыбызга инде күптәннән таныш, якын шәхес. Ул — безнең күренекле галимебез, Казан дәүләт аграр университетының элеккеге ректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов.