Игътибарыгызга «Татар радиоуниверситеты» тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.
Бүгенге темабыз: «И туган тел, и матур тел!»
Студиябезнең кунагы — ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, тел белгече Ринат Сәфәров.
Бүгенге тапшыруда каралган төп мәсьәләләр:
- Ринат Таһир улы кайсы сүзләрне ярата?
- Татар телендә сүзләрне язганда килеп чыккан кыен очракларга аңлатма.
- Татар телендәге иң озын сүзне ачыкладык.
- Татар телендә ничә сүз бар?
- Татар теленең сүз байлыгы ничек тупланган?
- Саф татар сүзләрен ничек белергә?
- Кайсы сүзләргә сәяхәтче сүзләр диләр?
Тапшыруның икенче өлешендә шагыйрь Нияз Акмалның «Элемтәче турында баллада»сын ишетә аласыз. Ул Айдар Хафиз башкаруында яңгырый.