Әнәс Хәсәнов. “Ефәк пәрәвез”. Хикәя язучының тууына 90 ел тулу уңаеннан.
“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан бүген без сезнең игътибарга язучы, журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Әнәс Хәсәнов әсәрләрен тәкъдим итәбез. Аның тууына — 90 ел. Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Спас (элеккеге Куйбышев) районы Көек авылында туып-үсә. 1954 елда Куйбышев хәзерге Болгар шәһәрендә педагогия училищесын, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Казан телестудиясенең балалар өчен әдәби тапшырулар редакциясендә редактор вазифасында башлап җибәрә. Соңрак Партия өлкә комитетының мәдәният бүлегендә, Татарстан китап нәшриятында, «Татарстан» журналында, Татарстан Республикасы Президенты аппаратында төрле җаваплы вазимфаларны башкара.
Ә.Хәсәнов – әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Телестудиядә эшләгән елларында балалар һәм яшүсмерләр өчен дистәләрчә кызыклы тапшырулар оештыра. Драматургиядә һәм киносценарийлар язуда да көчен сынап карый. Язучы тарафыннан театрлар өчен күп кенә сәхнә әсәрләре, рус һәм чит ил язучыларының проза китаплары, документаль повестьлар, дистәләгән нәфис фильмнар тәрҗемә ителгән. Әдип шулай ук аерым басмада дөнья күргән оригиналь проза, шигырь, пьеса җыентыклары авторы буларак та билгеле.
“Шигърият”. Рәшит Әхмәтҗанов әсәрләре.