Яшь дусларыбызга адресланган тапшыруда балалар үзләре катнаша, алар җәйге каникулны ничек уздырулары турында сөйлиләр, ял вакытларында ясаган ачышлары, хыяллары белән уртаклашалар. Хыяллар төрле, әмма аларны бер уртак нәрсә берләштерә – барысының да тизрәк үсәсе килә икән!
Балаларның чыгышлары матур җырлар белән үрелеп бара.