“Календарь битләре ни сөйли?”
Иртәгә башланып китә торган атнада җәй фасылының таҗы – Июль аена килеп керәбез. Шуның белән бергә күренекле шәхесләребезнең юбилейлары чоры да башланып китә. Аларның иҗатлары радиобызның айлык программасында чагылыш табачак. Тапшырубыз исә әнә шул юбилейларны яктырту юнәлешендәге эшебезнең алхәбәрләреннән әлхасил булачак. Тапшыруда Камил Кәримов, Мәсгудә Шәмсетдинова, Заһид Мәхмүди, Игорь Лацанич, Альберт Леман, Алмаз Монасыйпов, Римма Ибраһимова, Кирам Сатыев, Сөләйман Йосыпов, Розалина Шаһиеваның иҗатларына кыскача күзәтү ясала.









