Бүген 30 нчы июньдә Халыкара парламентаризм көне. Шул уңайңан республика халкын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бу бәйрәм 2018 нче елда Россия закон чыгаручылары тәкъдиме белән, халыкара парламент хәрәкәте тарихының чишмә башы булган вакыйганың истәлегенә багышлап гамәлгә куелды. 1889 елның 30 нчы июнендә Франция башкаласында иң зур һәм тирән тарихлы берләшмә булган Парламент-ара союзның беренче конференциясе үз эшен башлый. Бүген вәкиллекле хакимият демократик дәүләтләрнең сәяси системасында, аерым урын алып тора. Парламентаризм институты, замана таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап биреп, халыкның төрле төркемнәре, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләрнең мәнфәгатьләрен яклый, аларны закон чыгарудагы үзара эшчәнлектә берләштерә. Быел чираттагы сайлау циклы дәвам итә. Бердәм сайлау көнендә – 14 нче сентябрьдә без Татарстан Республикасы Рәисен һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаячакбыз. Сезнең граждан позициягезгә һәм һәрвакыттагыча актив катнашуыгызга ышанабыз.
Шушы бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, һәм Ватаныбыз хакына алга таба да нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим, диелә Дәүләт Советы Рәисе котлавында.