Узган ялларда республикабызда бик күп күңелле вакыйгалар булды. 28 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан шәһәрләрдә, районнарда һәм авыл җирләрендә дә бәйрәм чаралары оештырылды. Кичә мәркәзебезнең «Казан» гаилә үзәге янында VK Fest узды. Бу вакыйга бөтен республика өчен мөһим булды. Аның кысаларында студент хезмәт отрядлары, ТР Студентлар лигасы, безнең белән хезмәттәшлектә булган оешма, предприятие мәйданчыклары эшләде. Ләкин иң күңелле өлеше – концерт һәм танылган блогерлар белән аралашу булгандыр. Шәхсән бара алмаганнар, социаль челтәрләрдән күзәтеп баргандыр әле. Яшьтәшләрең хис-кичерешләре белән уртаклашты, тыңлап китик әле үзләрен.