-Теләче районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының “Җәйге ялга – авылга” исемендәге күчмә утырышыннан репортаж
-Республикада “Гаилә” илкүләм проекты (Национальный проект «Семья») кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасы үсеш ала. Аның асылы турында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.
-Билгеле булганча, 20 июнь көнне илебезнең 1,2 меңнән артык югары уку йорты һәм 4 меңгә якын көллиятендә кабул итү кампаниясе башланды. 2025 елда абитуриентларга югары уку йортларында 619 меңнән артык бюджет урыны һәм — урта һөнәри белем бирү оешмаларында 835 мең тирәсе урын каралган.
Хәзер игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк әңгәмә республикабыз өчен милли кадрлар әзерләү турында булыр. Сорауларга Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов җавап бирде.