«Видимо-невидимо» проекты спектакльләрен тәкъдим итүдән репортаж.
Күптән түгел генә Казандагы “Моң” театр мәйданчыгында “Видимо-невидимо” проекты кысаларында әзерләнгән спектакльләр тәкъдим ителде. Әлеге проект Республикабызның авыл мәктәпләре укучылары белән өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында берничә режиссер авыл балалары белән спектакльләр әзерли. Тамашалар башта авылда күрсәтелә һәм аннан соң Казанда, “Моң” театры мәйданчыгында тәкъдим ителә. Соңгысында без дә булдык, режиссерлар, проектны оештыручылар һәм яшь артистлар, спектакльләрне караган тамашачылар белән аралашып кайттык.