Быелгы июль юбилярлары арасында сезгә бик тә таныш шәхес — язучы Камил Кәримов та бар — Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе раулеаты. 1 июль көнне ул үзенең 75 нче туган көнен билгеләп үтте.
Камил Кәримовны ничек итеп котларга икән, дип уйлаштык-уйлаштык та, аңа бер сюрприз ясарга булдык. Ул радиотыңлаучыларыбызга да кызыклы булырга тиеш, дигәнен дә онытмадык. Шуннан без язучы биргән төрле интерьюларда, үзара сөйләшеп торганда яздырып алынган язмаларда сакланган фикерләрен бер тасмага тездек. Һәм нәтиҗәдә иҗатының асылы, шәхесе күпмедер дәрәҗәдә ачыла торган бер бер тапшыру килеп чыкты. Һәрхәлдә үзебезгә шулай тоела, чын бәясен тыңлаучыларыбыз бирер.









