“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! “Татарлар. Үз өемдә – үз көем” тапшыруының “Татар базары” ярминкәсенә багышланган махсус чыгарылышын тәкъдим итәбез. Бүген без сезне Россиянең төрле почмакларында яшәп, үз эшләрен булдырган һөнәр ияләре, бизнес вәкилләре, быелгы “Татар базары” ярминкәсендә катнашкан эшмәкәрләр белән таныштырып үтәбез. Алар үз эшләрен ничек башлаган, башкалабыз Казанга алар ничек килгән – бүгенге тапшыруыбыз әнә шул хакта.









