Хәзер сез Зиннур Насыйбуллин шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларсыз.
Анда композиторлар Рөстәм Яхин, Ренат Еникиев, Рим Хәсәнов, Марс Макаров, Фәтхерахман Әхмәдиев җырларын Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхабиев, Флера Сөләйманова, Искәндә Биктаһиров, Зиннур Нурмөхәммәтов башкаруында ишетерсез. Шигырьләр күренекле артистыбыз Рәсим Сәлахов язмасында яңгырый.