Табигатьтә җәй хакимлек итә. Казаныбыз матур парклары, тарихи урыннары белән бик күпләрне үзенә тартып тора. Шуңа күрә аларны күрергә килүчеләр дә елдан-ел арта бара. Тапшыруда төрле төбәкләрдән Казанга туристик походларга килгән яшь дусларыбыз үзләренең кичерешләре белән уртаклашалар, яраткан шигырьләрен, җырларын башкарып күрсәтәләр.