Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Заһид Мәхмүди истәлегенә багышлана.
Халыкның күңел дөньясында якты эз калдырган шәхес, язучы, журналист, кино сәнгате эшлеклесе, нашир, эшмәкәр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Заһид Мәхмүдинең тууына 4 июнь көнне, 65 ел тулды. Тапшыру менә шушы күпкырлы кабатланмас шәхеснең якты рухына багышлана.









