Бүген “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Россия агросәнәгать комплексының иң зур вакыйгаларыннан берсе – “АГРОВОЛГА-2025” башлана. Шул уңайдан 7 сәгать 10 минутта студиябезгә Татарстан буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалының җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова керәчәк һәм тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










