Әдәбият сөюче кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга атаклы язучыбыз Фатих Әмирханның “Габделбасыйр гыйшкы” дигән әсәрен тәкъдим итәбез. Ул Татарстан китап нәшриятында эшләнгән аудиокитапка нигезләнеп мөхәррир Рөстәм Акъегет, тавыш операторы Гөлнара Хикмәтуллина һәм радиорежиссер Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән. Әсәрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов укый. 2 нче өлеш.