Бүген танылган җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Җырчыны һәм аның иҗатын сөючеләрне котлап, игътибарыгызга Римма Ибраһимова башкаруындагы җырлардан төзелгән концерт тәкъдим итәбез.