Татарстан мөселманнары тарихында күп этаплар булса да, аның белән беркайчан да аерылып тормаган, гел янәшә барган феноменнар да бар. Шуларның берсе — тәсауфтыр, ягъни мөселманнарның рухи дөньяны чиста тоту практикасы. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров — шушы өлкәне тирәнтен өйрәнеп, Казан мәдрәсәләрендә, университетларында әлеге фәнне шәкертләргә укытучы остаз. Бүгенге эфирда аның белән бу фәннең һәркемгә кирәклеге турында сөйләштек.