Хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз, эфирдагы эшебезне бик тә хикмәтле бер тапшыру белән башлап китәргә булдык. Бүген – иртәгә күпләребез өчен ял көннәре. Табигать кочагында, бакчаларда, турист сукмакларында истирәхәт кичерә торган чаклар. Әйе, бүген һәркем үзенә бер күңелле шөгыль таба. Менә шул күңелле мәшәкатьләр арасында безгә беркайчан да онытып җибәрергә, хәтердән чыгарырга ярамый торган бер кеше бар – ул аналар. Әнкәйләрнең, әниләрнең хәлен белергә, аларның күңеленә наз бирергә онытмыйк. Менә шундый уйлар белән, хәзер без сезне “Исән-сау бул, әнкәй” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.