“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез!
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, исегезгә төшерәбез, “Татар радиоуниверситеты” тапшыруында без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы да итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме темаларына кагылдык. Алга таба безне тагын да зуррак һәм кызыклырак ачышлар көтә! Без бүген яңа бер зур тема башлап җибәрәбез! Мифология!
Студиябездә кунакта — филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшина.
Тапшыру ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
Тапшыруның икенче өлешендә игътибарыгызга яраткан һәм көтеп алган «Казан утлары» журналының июль санына күзәтү тәкъдим ителә. Без аны шагыйрь, журналның поэзия бүлеге мөдире Фәнил Гыйләҗев белән бергәләп ясыйбыз.









