“Җырлы яшьлек”. Яшь композитор, Россия композиторлар берлеге әгъзасы Фәрһад Бәхтияри әсәрләре.
Бүген игътибарыгызга тапшыруыбызның “Җырлы яшьлек” сәхифәсен тәкъдим итәбез. Сез анда яшь композитор Фәрһад Бәхтияри әсәрләрен ишетерсез. Башта аның үзе турында бераз мәгълүмат. Фәрһад Бәхтияри башкалабыз Казанда туып үсә. Композитор, музыка белгече, укытучы, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, Россия композиторлар берлеге әгъзасы, Мәскәү үзәк музыка мәктәбе — Музыка коралларында башкару академиясендә композиция һәм оркестрга салу (инструментовка) укытучысы, Мәскәү консерваториясе аспиранты.