Бу атнада Богородица монастыренең Казан соборында Казан Изге Ана иконасының могҗизалы образы пәйда булу хөрмәтенә тантаналы литургия узды. Аны Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкләде.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельевның эшлекле очрашуы узды. Алар республиканың транспорт комплексын үстерү һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.
Рөстәм Миңнехановтан Республика Рәисе вазифасына кандидат итеп теркәлү өчен, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар кергән. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда «Сайлау” үзәгендә узган брифингта әйтте.