Шигърият сөюче кадерле дуслар! Бүген без Сезнең игътибарга 2 шагыйрьнең иҗат үрнәкләрен тәкъдим итәбез. Аларның берсе – күренекле шагыйрь, прозаик, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Хәсәнов шигырьләреннән төзелгән “Туган авылым” дигән композиция булса, икенчесе – Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан радиокомпозиция.