Төзелеш инженеры булып эшләүче Самат Ногманов, иптәшләре белән авылга кайтып, Ногман бабай чишмәсен төзекләндерү өмәсен оештыра. Авыл халкы да шатланып катанаша. Кич белән алар бөтен гаилә белән чишмә буена төшәләр, шашлык пешерер алдыннан күңелле мәшәкатьләр хөкем сөрә. Ләкин татар гимназиясе укучылары Гөлназ белән Камил хәтта шушы вакытта да әтиләрен татарча сөйләшергә өйрәтергә җай табалар.